+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 гыйнвар 2019, 19:10

Белоруслардан үрнәк алсак?

Бүген Белоруссиянең Бобруйск шәһәр суды ике яшь хатынны үтергән бер ирне үлем җәзасына хөкем иткән.

Әйе, бу ил - Европада үлем җәзасы гамәлдә булган бердәнбер ил.

1996 елда аны юкка чыгару турында сорау гомумдәүләт референдумына чыгарыла. Ул чакта үлем җәзасын саклап калу өчен халыкның 80,5 проценты тавыш биргән.

Мондый референдум бездә үткәрелсә, нәтиҗә әллә ни аерылмас иде. Икешәр,өчәр кеше үтергән, балаларның җанын кыйган җәлладларны халыкның бер дә үз акчасына яшәтәсе килми.

Гомерлек төрмәгә хөкем ителсәләр дә, алар бераз вакыттан иреккә чыгаруларын сорый башлый әле. Хәтта чыкканнары да бар... Бу демократия дип атала.
Читайте нас