+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 гыйнвар 2019, 07:36

Уфа чүп-чар җыярга әзер түгел

Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин белдергән.

Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык директоры Айрат Әхмәтовның чыгышын тыңлаганнан соң, ул шушы фикергә килгән.

Әлеге вакытка башкалада чүп-чар җыю контейнерлары мәйданнарының барысы да шушы хуҗалык тарафыннан хезмәтләндерелми, оешманың моңа махсус техникасы җитешми.

— Димәк, без каты коммуналь калдыклар белән эш итәргә әзер түгел булып чыктык. Нәрсә генә әйтим инде? Эшләгез, акча табыгыз, техника сатып алыгыз, — дигән башлык.
Читайте нас