+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 гыйнвар 2019, 13:45

Кешеләр авыр чакта сезгә мөрәҗәгать итә...

12 гыйнвар — Прокуратура хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан узган тантаналы җыелышта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Ул әлеге ведомство хезмәтенең никадәр мөһим булуын билгеләде һәм кайбер теләкләрен җиткерде.

Аның фикеренчә, Прокуратура хезмәткәрләре аерым кешеләр тормышындагы авырлыкларга, атап әйткәндә, хезмәт хакларын вакытында түләмәү, ятим һәм инвалид балалар хокукларын бозу, коррупциягә каршы көрәшкә җитди игътибар бирелергә тиеш.

— Прокуратура алданган дольщиклар проблемасы белән ныклап шөгыльләнә. Соңгы елларда судларга акча урлау факты буенча 18 җинаять эше җибәрелгән. Былтыр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук бозулар буенча 30 җинаять эше кузгатылган, — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Ул, җыелучыларны бәйрәм белән котлап, ведомство ветераннарына аерым рәхмәт белдерде һәм бүгенге хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Читайте нас