Анда республиканың матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, нәшриятчылар, полиграфистлар катнашты.
Дүрт кеше "Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат хезмәткәре" исеменә лаек булды.
Чарада Русия Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары, Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары тапшырылды, төрле өлкәләрдә үткәрелгән конкурсларда җиңүче басмалар, аерым журналистлар бүләкләнде.
Коррупциягә каршы көрәш темасын иң яхшы яктыртучы республика басмалары арасында үткән конкурста "Кызыл таң" гәзите беренче урынны алды.