Шушы чорда 223 янгында 16 кеше һәлак булган. Әгәр дә һәр йортта янгын турында искәртә торган махсус җайланма куелган булса, күп гомерләрне коткарып калып булыр иде, дигән фикердә ул. 1 гыйнвардан әлеге аппаратлар бала туган гаиләләргә түләүсез бирелә, шулай ук, күпбалалы, аз керемле гаиләләр дә аны бушка ала.
300 сум тирәсе торган җайланма барлык йортларда да булырга тиеш, дигән бурыч куйды Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, крещение көннәрендә халыкның суга чумып чыгу урыннарын төзекләндерү зарурлыгын билгеләде.