+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 гыйнвар 2019, 11:43

Сездә янамы? Бездә яна!

Быел Башкортстанда урамнарны яктыртуга 642 миллион сум акча бүленәчәк, шуның 583,8 миллион сумы — республика бюджетыннан.

Алдагы алты елда бу максатка 3 миллиард 817 миллион сум тотынылачак. 2019-24 елларда республикада 140 мең яңа яктырткыч куелачак, 43 мең багана урнаштырылачак, 5 мең чакрым электр чыбыгы сузылачак.

Бу саннарны бүген республика Хөкүмәте утырышында торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов яңгыратты.

— Бу мөһим һәм җитди эш, ләкин яктырткычлар куйганда мотлак рәвештә энергияне саклаучы технологияләр кулланылырга тиеш. Арытаба урамнарны яктырту муниципалитет бюджетларына өстәмә йөкләнеш булып ятмасын, — дип кисәтте республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

Ел азагында шәһәр һәм авылларда урамнарны яктырту дәрәҗәсе нибары 67,7 процент кына тәшкил итә иде.
Читайте нас