+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 гыйнвар 2019, 09:07

“Инцидент” һәммәгезгә ярдәм итәчәк!

Ел башыннан Радий Хәбировка социаль челтәрләрдә 6 мең кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә республика Башлыгы Хакимиятенең эшче төркеме. Башкортстан халкын, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык, медицина, юллар һәм социаль тәэминат борчый.

Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская түбәндәгеләрне белдерә:
— Мөрәҗәгать юллаучылар гади, ләкин проблеманың асылын аңларлык итеп итеп язарга тиеш. Хатта язылган мәсьәләнең үтәлешен без контрольдә тота алмыйбыз икән, төп контролер – халык бар. Мотлак рәвештә берәү килеп: “Сез 18 гыйнварга эләргә тиеш идегез. Фонарьларыгыз кайда? Алар юк”, дип язачак. Шуңа да төбәктә яшәүчеләр һәм намус — иң яхшы контролерлар. Әлбәттә, без дә ярдәм итәбез.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнгәннән соң Радий Хәбировка 60 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары аларга 3 сәгатьтән алып бер атна вакыт эчендә җавап кайтарырга тиеш.

Проблема хәл ителгәч кенә компьютер программасы аны контрольдән алып ташлый.
Читайте нас