— Сез халыкка республикадагы яңалыкларны җиткерәсез, аларның тормышка карашын формалаштыруга өлеш кертәсез. Халык сезне ярата, оператив эш итүегез, дөреслекне яклавыгыз, гаделлек сөюегез өчен рәхмәт әйтә, — дип белдерде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов тәбрикләү чыгышында.
Бу көнне дүрт кеше “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Тантанада гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников Гаилә елы кысаларында үткән чараларны актив яктырткан журналистларны бүләкләде. “Гаилә палитрасы” дип аталган республика конкурсына барлыгы 52 гариза килгән.
— Күп очракта киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән җәмгыятьтә мөһим кыйммәтләр, шул исәптән гаилә кыйммәтләре салына. Гаилә елы тәмамланды, ләкин сезнең белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү дәвам итәчәк, — диде ул.
Чарада Русия Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары, Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары тапшырылды, төрле өлкәләрдә үткәрелгән конкурсларда җиңүче басмалар, аерым журналистлар бүләкләнде.
Коррупциягә каршы көрәш темасын иң яхшы яктыртучы республика басмалары арасында үткән конкурста “Кызыл таң” гәзите беренче урынны алды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.