+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 Января 2019, 07:45

\"Инцидент\" контрольдә тотачак

— Затон аша Уфага кергән юлны киңәйткәндә андагы барлык йортларны сүттеләр, хуҗалары кайсы кая фатир алып таралышты. Ә менә зиннәтле бер йорт утырып калды. Аны яхшы киртәләр белән әйләндереп алдылар. Ул тирәдә тизлекне чикләү турында билге эленде. Бу ни өчен шулай? Ул йортның хуҗасы зур түрәме, әллә төзелеш оешмасы җитәкчесе блат буенча аның йортын сүтмичә калдырдымы? Шушы хәлгә ачыклык кертсәгез иде. Шәфи Шәфиев.

— Әлеге торак йортны тартып алу буенча суд беренче һәм аппеляция инстанцияләре буенча үтте, соңгысы кысаларында суд экспертизасы үткәрелде. Узган елның июлендә йорт хуҗасына Югары суд билгеләмәсе буенча аның өчен компенсация түләнгән.

Законнарга ярашлы, күрелгән зыян өчен акча түләнгәннән соң гына кешене йортыннан чыгарырга һәм корылманы сүтәргә мөмкин. Акча түләнгәннән соң да милекче яңа торак эзләү һәм анда күчү белән бәйле мәсьәләләрен хәл итү максатында бу йортта алты ай яшәргә хокуклы.

Бүгенге көнгә әлеге йортның хуҗасы — Уфа шәһәре хакимияте. Аны сүтү шушы елның икенче кварталына планлаштырылган.
Читайте нас