-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 гыйнвар 2019, 23:43

Бәләбәйдә полиция бүлегенең яңа бинасы ачылды

Аны ачу тантанасына республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килгән иде.

Әлеге бина 2013 елда төзелә башлаган. Бу максатларга республика бюджетыннан 290 миллион сум акча бүленгән.
Төбәк җитәкчесе җыелучыларны шушы матур вакыйга белән котлады һәм арытаба да полициянең матди-техник базасын ныгытуга ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде.

Радий Хәбировка полиция хезмәткәрләренең нинди шартларда эшләячәген күрсәттеләр. Биредә, шулай ук, 100 кешегә исәпләнгән вакытлыча тоту изоляторы да булдырылган. Хезмәткәрләрнең кабинетлары кирәкле техника белән җиһазландырылган.

Шушында ук музей да ачылган. Аның белән танышканнан соң Радий Хәбиров кунакларның махсус китабында хокук сакчыларына җылы теләкләрен язып калдырды.
Читайте нас: