+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 гыйнвар 2019, 21:00

Ярлыкау буенча комиссия утырышы үтте

Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Анда ярлыкау турында җиде гариза каралды, әмма аларның берсе дә канәгатьләндерелмәде.

Гаризаларның күпчелеге урлашуга кагыла, шулай ук, кеше үтерү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә бәйле эшләр каралды.
– Эшләрнең берсе аеруча игътибарны җәлеп итте, чөнки Караидел авылының меңнән артык кешесе ярлыкау турындагы үтенечне яклаган, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Җинаятьче “Дэу-Нексия” автомобилен урлауга һәм аның хуҗасын үтерүгә бәйле җинаять эше буенча хөкем ителгән. Мәсьәләне җентекле тикшерү максатында комиссия әгъзалары хөкем ителүче белән очрашты. Ул үзе турында уңай тәэсир калдырган, үзенә карата ачылган “эш”тә кайбер нәрсәләрнең очы-очка ялганмавын күрсәткән. Шул ук вакытта ул үзен гаепсез дип саный. Улын аклау өчен авыл халкын үз ягына аударган әнисе актив көрәшә. Әмма калган факторлар аның файдасына түгел: холык төзәтү учреждениесе хакимияте гаризаны хупламый, үтерелгән кешенең туганнары да ярлыкауга каршы. Хәлне тикшереп, комиссия әгъзалары аның үтенечен канәгатьләндермәде.
Комиссия утырышында, шулай ук, узган елгы эшкә йомгак ясалды. Ярлыкау турында 28 гариза каралды, аларның икесе буенча республика Башлыгы Русия Президентына ярлыкау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас