+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 гыйнвар 2019, 10:07

\"Мега\" хәвефсезлеккә нык игътибарлы

Матбугат чаралары, Уфаның “Мега” сәүдә үзәге территориясендә кешеләр имгәнү сәбәпле, шуу таучыклары алыну ихтималлыгы турында язып чыккан иде.

“Мега” хәвефсезлек мәсьәләләренә, шул исәптән аның территориясендәге Кышкы паркта да, зур игътибар бирә.

Таучыкның бөтен элементлары да халык сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмаслык итеп ясалган. Кешеләр күп булганда, шулай ук ял көннәрендә, парк территориясендә күзәтүче кизү тора, ул хәлне контрольдә тота.

Кышкы паркта хәвефсезлек кагыйдәләре гамәлгә кертелгән, аны бөтенесе дә үтәргә тиеш. Алар төп таучык янында урнаштырылган.

Кышкы чорда таучыкта шуган кешеләрнең 5 проценты гына табибка мөрәҗәгать иткән. Бу очракларның барысы да таучыкта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйле.
Читайте нас