Бүген ул Уфаның бу эшкә әзерлеген карарга булган.
Гоголь урамындагы биш катлы йорт җитмешенче еллар азагында төзелгән. Бу вакыт эчендә монда нибары бер тапкыр ремонт үткәрелгән.
Дөрес, “Уңайлы шәһәр мохите” программасы кысаларында былтыр ихатада балалар өчен спорт мәйданчыгы һәм машиналар кую урыны төзелгән.
Радий Хәбиров йортта яшәүчеләр белән аралашты, подъездларда башкарыласы эшләр белән кызыксынды, чиновникларга мөһим күрсәтмәләр бирде.