+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 гыйнвар 2019, 18:20

Ялган мәгълүмат нигә пәйда була?

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәгълүмат өлкәсендә гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Анда Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Жаров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Александр Жаров Башкортстанда тыелган мәгьлүмат тараткан Интернет ресурсларын ачыклау буенча актив эш алып барылуын ассызыклады. Ул мондый мәгълүматны юкка чыгару буенча эшчәнлек йөзләрчә гомерне, шул исәптән балаларныкын да, сакларга ярдәм итә, диде.

Киңәшмәдә катнашучылар ялган мәгълүмат таратуга каршы чаралар турында фикер алышты.

- Ялган мәгълүмат аның дөресе җитешмәгән җирдә пәйда була, - диде Александр Жаров. - Дәүләт власте органнарыннан, рәсми мәгълүмат чараларыннан вакыйгалар турында хәбәрләр даими килеп торса, бу - уңыш нигезе.

Мәгълүмати даирәдә гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итүнең бер юлы - шәхси мәгълүматларны саклау. Бүген Башкортстанда шәхси мәгълүматлар белән эшләүче 12,5 мең оператор исәпләнә. Ләкин кешеләр, күп очракта социаль челтәрләрдә уйламыйча мәгълүматлар урнаштырып, үзләрен куркыныч астына куя. Бу җәһәттән Интернетта кешеләрне үз-үзләрен тотарга өйрәтүче профилактика эшләре алып бару мөһим.

1-2 февральдә Уфада I Мәгариф форумы үтәчәк, анда белем бирү мохите торышын анализлау планлаштырыла.
Читайте нас