+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 гыйнвар 2019, 21:00

Бәләбәйдә полиция яңа бинага күчте!

Бәләбәй районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров полиция бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Төбәк җитәкчесе хезмәткәрләрне әлеге вакыйга белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.

— Кешеләрнең сезгә карата ышанычы артуын, барысы да яхшы булуын телим. Чөнки гражданнар өчен хәвефсезлек мөһим. Сез аларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров. — Әлеге бина — республиканың эчке эшләр органнарына күрсәткән ярдәменең беренчесе һәм соңгысы түгел. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез.
Элек Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй бүлеге шәһәрнең төрле районнарында – сигез адрес буенча, ә полиция үзе 1775 елда төзелгән бинада урнашкан булган.
Гомум мәйданы 4,7 мең квадрат метр тәшкил иткән ике катлы кирпеч бинаны төзегәндә гражданнарны кабул итү һәм хезмәткәрләрнең уңайлы эш шартлары өчен барлык заманча таләпләр дә исәпкә алынган. Һәр кабинетта министрлыкның хезмәт челтәренә һәм мәгълүматлар базасына тоташу мөмкинлеге каралган. Моннан тыш, вакытлыча тоту изоляторы һәм этләр өчен вольер җиһазландырылган. Бүлек инфраструктурасы, шулай ук, 25 машинага исәпләнгән җылы гаражны, казанлыкны, трансформатор станциясен, янгынга каршы насос җайланмасын һәм су тәэминаты станциясен үз эченә ала.
Әлеге бинаны төзү өчен төбәк бюджетыннан 290 миллион сум бүленгән. Моннан тыш, республика корылмалар һәм махсус җиһазлар сатып алуга акча юнәлткән.
Радий Хәбиров дежур бүлеген, эш кабинетларын, тамашалар залын, психологик бушану кабинетын карады. Шулай ук, район бүлекчәсе музеенда булып, ветераннар белән аралашты һәм күренекле кунаклар өчен тәгаенләнгән махсус китапта хокук сакчыларына теләкләр язып калдырды.
Читайте нас