-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 гыйнвар 2019, 14:25

Бер рәхәтнең бер кыены

Бер рәхәтнең бер кыены була, дигәндәй. Моннан өч-дүрт ел элек ана капиталын кулланып ипотека алган русиялеләр хәзерге вакытта кредитларын рефинанслый (процентларын киметә) алмый һәм артыгын түләргә мәҗбүр.

Моны, процентны киметкән очракта, балага күчемсез милектән өлеш бүлеп бирү процессы катлаулану белән аңлаталар.

Русия банклары ассоциациясе мондый очрак өчен закон проекты әзерләгән. Бу карар ипотеканы рефинанслауга рөхсәт итеп, балалы гаиләләргә ипотека түләүләрен шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип фикер йөртә авторлар.

Хәзерге вакытта Русиядә ипотека кредитлары уртача 9,52 процент тәшкил итә, ә 2014-16 елларда бу күрсәткеч 12 проценттан да ким түгел иде.
Читайте нас: