Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, әлеге тәкъдим СССР составында Казах Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан яңгырады.
Азат Перуашев искәртеп узганча, Казахстанны рәсми рәвештә “Казах Республикасы” дип үзгәртү зарурлыгы турында 2014 елда ук Президент Нурсолтан Назарбаев та әйткән иде.
“Безнең ил исемендә, Үзәк Азиянең башка дәүләтләрендәге кебек, “стан” дигән кушымча бар. Чит ил кешеләре нибары 2 миллион кеше яшәгән Монголиягә карата зур кызыксыну белдерә, аның исемендә “стан” кушымчасы юк”, - дигән иде ул вакытта Нурсолтан Назарбаев.