+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 гыйнвар 2019, 07:32

Ниагара шарлавыгы туңган

Көчле салкыннар Төньяк Американың Канада һәм АКШ чигендә урнашкан иң куәтле Ниагара шарлавыгының өлешчә туңуына китергән, дип хәбәр итә CNN.

Телеканал мәгълүматлары буенча, анда температура Цельсий буенча минус 20 градуска кадәр төшкән.

“Салкын җил төбәктә ике атна дәвамында сакланачак”, — дип хәбәр итщ метеоролог Майкл Гай.

Карарга килгән туристлар боз белән капланган шарлавыкны фотога төшерә. Хәзер биредә пейзаж “Салкын йөрәк” мультфильмындагы Эльзаның сараен хәтерләтә.
Читайте нас