-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2019, 14:18

Безнең көч - бердәмлектә!

Уфада Идел буе федераль округы журналистларының "Вместе медиа" дип аталган фестивале башланды.

Әлеге проект 2002 елдан бирле эшли һәм илнең берничә төбәгендә булган.

Оештыручылар әйтүенчә, бу җәһәттән Уфа моңа кадәр алар өчен "ябык шәһәр" булып кала биргән. Ниһаять, быел Идел буе төбәге журналистлары, Башкортстанда җыелып, уртак мәсьәләләрне хәл итәчәк, осталык дәресләрендә катнашачак.

Алар өчен спикерларны Русиядәге иң популяр медиапроектлардан сайлап алганнар. Өч көн дәвамында алар Владимир Аверин, «Вести ФМ» радиосы, Петр Мироненко, The Bell, Иван Голунов, Meduza, Макс Димов, "Москва FM", Александр Кияткин, Ornament, Залина Маршенкулова, «Краснодар" радиостанциясе, Ирина Телицына, «Пресс-Папье» проектлары белән танышачачак.

Тәүге көнне файдалы яңалыклар һәм тискәре реклама турында сүз бара.
Читайте нас в