Видеода хатын ап-ак иномаркасы белән иренең затлы машинасын бәрдерә. Аны салонда баласы булу да, иренең акылга килергә чакыруы да туктата алмый. Ярсыган хатын, газга баса-баса, хәләленең өстенә бара.
Бичараны чыгырыннан чыгаруга иренең, имеш, сөяркәсе барлыгын белү этәргән. Бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә шулай дип яза. Видеода читтәрәк басып торучы хатынның нәкъ шул сөяркәсе дип фаразлаучылар да бар.
Сыер дуласа, аттан яман, дигән борынгылар. Ярсытмагыз!..