+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 гыйнвар 2019, 18:36

Каләм осталары бүләкләнде!

Бүген "Hilton Garden In отеле" бинасында "Вместе Медиа. Приволжье" Бөтенрусия журналистлар фестиваленең икенче көне узды.

Көн дәвамында Мәскәүнең тәҗрибәле журналистлары лекцияләр укыды. "Meduza" интернет-басмасының махсус хәбәрчесе Иван Голунов һәм "Секрет фирмы" интернет-журналы хәбәрчесе Ксения Леонова текстны укучыга кызыклы, эчтәлекле, шул ук вакытта кыска итеп бирү серләре белән уртаклашты. Шулай ук үз интернет сайтын, шәхси каналын булдырган Залина Маршенкулова социаль челтәрләр, сайтларда материалны укымлы итү турында сөйләде.

32 радиостанция, 47 редакция, 30 шәһәр әлеге фестивальдә катнаша.

Илнең төрле төбәкләреннән белем тупларга җыелган журналистлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

Көн фестивальнең төбәк этаплары җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Ток-шоу номинациясендә "Эхо Москвы в Кирове" дигән радиостанция "Прямой разворот" дигән тапшыру белән беренче урынны яулады. Яңалыклар номинациясендә Самарадан "Большая деревня" беренчелеккә лаек булды. Тематик программа номинациясендә Уфадан "Спутник FM" радиосының "Лилия ищет правду" тапшыруы беренче урын алды, "Пост в социальных сетях и мессенджерах" номинациясендә Саратов шәһәреннән "Свободные новости" дигән интернет-портал җиңеп чыкты. "Ежедневные информационные новости" номинациясендә Казаннан "Эхо Москвы" җиңүгә иреште. "Большой материал" номинациясендә Уфадан "Медиакорсеть" дип аталган интернет-портал журналисты Надежда Вәлитова беренче урынга лаек булды. Репортаж номинациясендә "Удмурдский лед" һәм "Хоккей на льду" репортажлары өчен Удмуртиядән коллегалар беренче урынны яулады.

- Оештыручылар, экспертларга безнең белән тәҗрибә уртаклашкан өчен рәхмәтлебез. Безнең республика да сезгә ошар, иртәгә узачак экскурсиядә аның белән якыннан танышып, ешрак килерсез дигән ышанычта калабыз. Киләчәктә бу фестиваль дәвам итәр, дигән теләктәбез, - диде Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.

Иртәгә фестивальнең өченче цйомгаклау көне булачак.
Читайте нас