+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 гыйнвар 2019, 07:12

«Идел буе сәнгать музейлары» конкурсында катнашыгыз!

Гыйнвардан апрельгә кадәр Идел буе шәһәрләре ассоциациясе «Идел буе сәнгать музейлары» икенче төбәкара видеопроектлар конкурсын үткәрә. Конкурсның максаты - укучыларда чит телне куллану ярдәмендә рәсем сәнгате белән кызыксыну формалаштыру. Конкурс шартлары буенча һәр ролик урыс һәм инглиз телләрендә әзерләнгән булырга тиеш.

Конкурсны оештыручылар - Түбән Новгород шәһәренең 13нче гимназиясе, Түбән Новгород дәүләт сәнгать музее һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе.

Идел буе шәһәрләре белем бирү учреждениеләренең 8, 9 һәм 10нчы сыйныф укучыларына сынлы сәнгать музее турында видеоролик төшерергә, аны инглиз, немец һәм француз телләренең берсендә яңгыратырга һәм урыс телендә субтитрлар эшләргә кирәк.

Конкурс ике этапта үткәрелә: гыйнвардан февральгә кадәр – сынлы сәнгать музеенда булу һәм булачак проект өстендә эш планын төзү; февральдән мартка кадәр – кирәкле мәгълүмат эзләү буенча урыннарда эшләү, укытучылар һәм ата-аналар катнашуы рөхсәт ителә торган иҗади төркемнәр видеороликлар төшерү.

Конкурс эшләренең тарихи белешмә, музей экспозициясенә, аның абруена һәм үзенчәлекләренә кыскача күзәтүне үз эченә алган музей турында гомуми мәгълүматтан торуы зарур. Бер роликның гомуми озынлыгы 4 минуттан артмаска тиеш.

Материалларны 29 мартка кадәр оештыручыларның электрон почтасына: olgashnaider@yandex.ru һәм irinalabutova@gmail.com җибәрергә кирәк.

Жюри эшләрне 15 апрельгә кадәр бәяләячәк.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм нәтиҗәләр ясау тәртибе белән Уфа шәһәре хакимияте сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас