Галереяга килүчеләр билгесез кешенең картинаны дивардан алып, бөтен кеше алдында залдан чыгып китүен белдерә. Алар аны Третьяковка хезмәткәре дип уйлый һәм берни дә кылмый.
Бу гади генә киенгән 23-25 яшьләрдәге кеше үзен бик ышанычлы тота. Әлеге хәл билгеле булу белән бинаны полицbz әйләндереп алса да, угрыны тотарга мөмкин булмаган.
Картина уннарча миллион сум тора. Аны болай гына сатып булмаячак, мөгаен аны урлаучылар шедеврны сатып баерга уйламыйдыр, дигән фикердә белгечләр. Өйләренә элеп куялар микәнни?!