Чарада катнашучылар бу кошларның бик күп төрләрен, шул исәптән бик сирәк һәм кыйммәтлеләрен тәкъдим итте. Шунысы игътибарга лаек, күргәзмәдә бүләкләр һәм премияләр тапшыру күздә тотылмый, бирегә бары тик күгәрченнәрне яратучылар гына җыела.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күгәрченнәр үрчетү – Мисырда бик популяр шөгыль. Моңда аның белән берничә йөз ел шөгыльләнәләр инде. Илдә күгәрчен фермаларының саны меңләгән. Бу кошларны матурлык өчен генә түгел, азык буларак куллану өчен дә үстерәләр. Мисырда күгәрчен итеннән ризыкларңзур популярлык казана. Күгәрченнәр үрчетү фиргавеннәр идарәсе чорыннан ук башлана, дип санала, алар күгәрчен итен бик яраткан.