Документта, аерым алганда, “Әсма ханым Әсәд яман шештән дәвалауны дәвам итә. Хәрби госпитальдә уздырылган күкрәккә операция уңышлы үтте”, диелә.
Исегезгә төшерәбез, Әсма Әсәдта онкология авыруы табылуы турында узган елның августында билгеле булды. Бәхеткә, күкрәктә яман шеш иртә стадиядә табылган, шуңа күрә табиблар президент хәләл җефетенең савыгуына яхшы фаразлар бирә.