Моннан тыш, биредә профессиональ башкаручылар, шулай ук студентлар өчен тавыш яздыру студиясе эшләячәк. Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге музыка югары уку йортын оештыруда катнашырга танылган Мисыр скрипкачысы Мәхмүд Срурны чакырган, ул шулай ук укытучыларның берсе булачак. Уку йортында 200 кеше белем алачак, әмма хәзерге вакытта ук укырга керү өчен гаризалар саны меңнән артып киткән.
Искәртеп узабыз, консерватив Согуд Гарәбстанында дин әһелләренең бер өлеше моңа кадәр музыканы “хәрам” дип атаган иде. Соңгы елларда Корольлектә музыкага карашта җитди үзгәрешләр күзәтелә.