Бу хакта бүген үткән оператив киңәшмәдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин хәбәр итте.
Ай ярымнан артык боз шәһәрчекләре уфалыларга ял итү һәм күңел ачу урыны булып хезмәт итте, ә Яңа ел төнендә һәм бәйрәм каникулларында халыкка күңел ачу урыннары булды.
Традиция буенча, шәһәр хуҗалыгының җаваплы хезмәтләре һәм предприятиеләре шәһәрчекләрне норматив халәттә саклады һәм, шул рәвешле, бәйрәм кәефен озайтты. Шул ук вакытта боз конструкцияләрен вакытында демонтажлау мәсьәләсе -- бу, барыннан да элек, шәһәр халкының һәм башкала кунакларының хәвефсезлеге мәсьәләсе.
Эшләр берничә этапта үткәреләчәк: чыршыдан уенчыклар һәм гирляндалар алына, боз конструкцияләре һәм шәһәрчек элементларын сүтелә, аннары чыршы алына.