+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 гыйнвар 2019, 07:47

Хуш, “Sheraton”...

“Sheraton Ufa” отеленең яңа исеме билгеле булды. Февраль аеннан ул “Crowne Plaza” исеме белән эшләячәк.

Бренд - Британиянең “InterСontinental Hotels Group” компаниясенеке. Хәзер компания вәкилләре кунакханәдә эшне тәмамлый, шуннан соң 20 елга франшиза килешүе төзеләчәк.

Элегрәк отель “Starwood Hotels & Resorts Worldwide” франшизасы астында эшләгән. Тик хуҗасы “Marriott International” компаниясе “Sheraton”ны сатып алганнан соң барлыкка килгән яңа эш шартлары нәтиҗәсендә аның белән килешүне озайтмаска карар иткән, дип яза “Коммерсантъ-Уфа”.

Исегезгә төшерәбез, “Sheraton Ufa” 2015 елда ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан төзелде. Хәзерге вакытта ул Уфада бердәнбер биш йолдызлы кунакханә.
Читайте нас