+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 гыйнвар 2019, 09:05

Прокурор депутатлар алдында чыгыш ясаячак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары парламентның 31 гыйнварда үтәчәк беренче пленар утырышында Башкортстан Прокуроры Андрей Назаровның төбәктә законнар торышы турында чыгышын тыңлаячак.

– Бу - парламентта мондый төрдә оештырылган очрашуларның өченчесе булачак. Прокурорны тыңлау тәҗрибәсен 2017 елдан башлап кулланабыз, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Депутатларның сораулары күп булыр, дип ышанам. Законнар торышы һәм аларның үтәлеше аларның күбесен кызыксындыра. Сайлаучылардан әлеге темага кагылышлы мөрәҗәгатьләр еш килә. Федераль һәм республика законнары даими рәвештә камилләшә, әмма аларның үтәлеше һәрвакыт югары дәрәҗәдә булмый. Депутаталар Прокурор белән очрашуда әлеге проблемаларны берлектә хәл итү юлларын өйрәнәчәк. Һәр закон үтәлешенең максималь нәтиҗәлелеген тәэмин итү кирәк.
Читайте нас