Социаль челтәр кагыйдәләре буенча, расланганнан соң Радий Хәбировның бите эзләгәндә беренче булып килеп чыгачак. Шул рәвешле чит битләр республика җитәкчесеннән ярдәм эзләгән кешеләр күз уңына эләкмәячәк.
Әле аның "ВКонтакте" битендә 104 мең язылучы исәпләнә.
Шулай ук Радий Хәбиров башка социаль челтәрләргә аккаунтларын раслау турында запрослар җибәргән. Аның "Инстаграм"да, "Фейсбук"та, "Одноклассники"да битләре ачылган.