+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 гыйнвар 2019, 08:32

Лотереягә 2 миллион 662 мең 56 сум откан!

Уфа шәһәрендә яшәүче ир-егет лотерея уенында 2 миллион 662 мең 56 сум акча откан.

Бу хәл кичә булган. Аның исеме, хәвефсезлеге мәнфәгатендә, әлбәттә, әйтелми.

Ул "Гослото"ның 120 сумлык билетын алган булган һәм билеттагы биш санны да дөрес билгеләгән. Хәзер кинәт кенә баеп киткән уфалыны Мәскәүдә көтәләр. "Гослото" офисында барлык тиешле кәгазьләрне тутыргач, откан акчасы аңа тапшырылачак.

Бәхет акчада түгел, диләр дә соң... Мондый зур сумма беркемгә дә комачауламас иде әле!
Читайте нас