– Торатау – уникаль җир. Анда республиканың һәр кешесе бер генә тапкыр булса да килә торган урын булдыру мөмкин. Төп нокталар: тау үзе, күл һәм ГУЛАГ җимерекләре. Биредә илдә бердәнбер уникаль проект булдырырга барлык шартлар да бар, – дип уртаклашты Сергей Александрович.
Башкортстанга аны төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чакырган, Красногорскида төзекләндерү проектлары өстендә алар бергә эшләгән.
Республикада Сергей Капков шәһәр паркларын төзекләндерү стандартларының бердәм программасын эшләячәк. Аңа Хөкүмәт каршындагы яңа яшь команда ярдәм итәр, анда башка төбәкләрдән дә белгечләр керәчәк, дип көтелә.
Эксперт сүзләренә караганда, уңайлы мохит барлыкка килгәч, шәһәр халкы спорт белән шөгыльләнә, мәдәни чараларга йөри, аралаша башлый. Паркларда балалар, спорт мәйданчыклары һәм ял итү урыннары нинди булырга тиешлеге, эскәмияләр, сукмаклар, фонарьлар куелачагы турында аңлатма биреләчәк. Өстәвенә, стандартлар буенча йорт янындагы парклар Үзәк парктан аерылырга тиеш түгел, ди ул.
Сергей Капков Уфа активистлары белән Башкортстанның туристик җәлеп итүчәнлеген арттыру мөмкинлекләре турында да уртаклашты.
Шулай ук ул Башкортстандагы гаҗәеп матур табигать күренешләре белән фоторәсемнәрне аэропортларда урнаштырырга киңәш итте.