Павел үзе, Путин исеменә хат язып, шушындый бүләк сораган булган.
“Мин Президентыбызны үземнең авторитетым дип саныйм. Ул — легендар кеше. Аның акылы, көче гаҗәпкә калдыра. Мин аны тулысынча хуплыйм. Узган сайлауларда аның штабында эшләдем. Ул ил тарихына мәңгегә көчле ихтыярлы карарлар кабул итүче җитәкче булып кереп калачак. Минем өчен ул батырлык һәм чыдамлылык үрнәге”, — дигән Павел.
Ул үзе икътисад факультетында укый, киләчәктә үз эшен ачарга җыена.