+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 февраль 2019, 17:37

Радий Хәбиров чынбарлыклар чиген узды

Төбәк җитәкчесе Ралий Хәбиров виртуаль дөньяга күчерә торган күзлек, пилотсыз очучы аппаратлар һәм башка фән казанышлары белән Республика йортында ачылган күргәзмәдә танышты.

"IDS-5" пилотсыз очу аппараты Благовещенскидагы "ВАРК" компаниясе тарафыннан җитештерелә. Ул 1000 километрга кадәр очып бара, һавада 20 сәгать була, 8 килограммга кадәр йөк күтәрә ала. Аны газ һәм нефть үткәргечләрнең төзеклеген, экологик хәлне тикшерү өчен, шулай ук авыл хуҗалыгында һәм башка өлкәләрдә кулланып була.

"Finch Technology" компаниясе җитештергән виртуаль күзлекләргә АКШта һәм Кытайда сорау зур.

Монннан тыш, республика җитәкчесе йөк төяү машиналары маршрутларын җайга салу максатында оештырылган махсус сайт эшчәнлеге белән танышты, умартачылык продуктлары нигезендә җитештерелгән биологик актив матдәләрне тәмләп карады.
Читайте нас