Төбәк җитәкчесе офицерларны чараның уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. Дәүләт гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директорының беренче урынбасары, “Росгвардия” гаскәрләре баш командующие, генерал-полковник Сергей Меликов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
– “Росгвардия” террорчыларны юк итүдә, заложникларны азат итүдә, стратегик объектларны саклауда катнаша, җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә. Уфаның махсус тәгаенләнештәге отряды батырлык күрсәткән өчен 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүгә лаек булды, — диде чыгышында Радий Хәбиров.
Үз хәбәрчебез.