- Без төбәкнең яңа җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек һәм тиз арада җавап алдык, анда Башкорстаннның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар арасында Русиянең иң яхшы милли басмаларына конкурс булачагы турында сүз бара иде, - ди Мария Николаевна. - Ул апрельдә старт ала һәм көзен тәмамланачак. Конкурс нәтиҗәләре Сочи шәһәрендә узачак журналистлар фестивалендә билгеле булачак.
Әлеге чара узган елда беренче тапкыр оештырылды. Анда Башкортстаннан "Туймазы хәбәрләре" һәм "Акбузат" басмалары җиңүгә иреште.
Мария Христофорова Якутиядәге милли басмалар турында да сөйләде.
- Безнең республикада 1 миллионга якын кеше яши, - ди ул. - Саха милләтеннән булганнары - 450 мең тирәсе, туган телдә укыганнары - 300 меңгә якын. Туган телдә дөнья күргән "Кыым" гәзите атна саен 48 табак булып чыга. Аны 23 мең кеше алдыра. Безнең халык үз-үзен саклап калуга җитди карашта.