Бер ханым, ни өчендер, нәкъ шушы учреждениедә гомере белән хушлашырга ниятләгән һәм җиденче каттагы коридор тәрәзәсеннән сикергән.
Бик нык имгәнгән хатынны тиз арада реанимациягә алып кереп, тиешле ярдәм күрсәткәннәр. Ләкин, кызганычка каршы, ул аңына килә алмыйча вафат булган.
Бу - гайре табигый хәл. Гадәттә, без дәваханәгә савыгырга, ярдәм алырга барабыз...