Декабрь ахырында аның авыр хәлдә дәваханәгә китерелүе турында хәбәр булган иде. Йөрәге туктаган.
Сергей Юрский Моссовет исемендәге театрның әйдәүче аристларының берсе булды.
Моннан тыш, ул бик күп фильмнарда уйнады. “Республика ШКИД”, “Золотой теленок”, “Место встречи изменить нельзя”, “Любовь и голуби” — ничә буын кешеләренең иң яратып караган фильмнары алар. Күпләр аны Остап Бендер ролен уйнаган артист буларак та яхшы хәтерли.
Ул шигырьләрне иң яхшы укучыларның берсе дә иде. Аның репертуарында — классиклар һәм бүгенге авторлар әсәрләре буенча әзерләнгән 15 әдәби программа.
Хуш, Остап! Хуш, Бендер!