Әлеге мөрәҗәгатькә Иглин районының Кудеевка авыл биләмәсе башлыгы Ирина Филиппова җавап биргән.
"Бу фатир җитди ремонт таләп итә, аның бер өлеше эшләнде дә инде. 2012 елда максатлы программа буенча түбәгә капиталь ремонт ясалды. Диварлар җылы җитмәүдән күгәрә, шуңа күрә былтыр Валентина Николаевна фатирында газ җиһазлары урнаштырылды һәм җылылык челтәре үткәрелде.
Фатирдагы газ казаны кайнар су булдыру мөмкинлеге бирә. Газ плитәсен аңа Кудеевка авыл Советы алып бирде, 29 декабрьдә ул тоташтырылды. Әлеге вакытта кайнар суны монтажлау бара, бу эш 3 февральдә тәмамланырга тиеш.
Ремонтка килгәндә, дымлылык һәм күгәрекне бетерми торып, аны эшләүнең мәгънәсе юк. Диварларның тулысынча кипкәнен көтәргә кирәк. Аннары санитар эшкәртү үткәреп, ремонт ясарга мөмкин булачак. Бу эшләр апрельгә планлаштырылган".