Әлеге мөрәҗәгатькә район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов түбәндәге җавапны җибәргән:
"Алкино" шифаханәсе авылында (яңа бистә) электр челтәрләре үткәрү эшләре төгәлләнде, электр белән тәэмин итү объектларын сафка кертүгә рөхсәт алынды. "Башэнергострой" җәмгыяте, Чишмә районының "Башкирэнерго" предприятиесе вәкилләре белән берлектә, шушы елның беренче кварталы ахырына кадәр электр белән тәэмин итү челтәрләрен "Толпар" ярдәмче станциясенә тоташтырачак.
Алкино шифаханәсенең иске бистәсендә ике урамда 20 фонарь яна. Быел янә 20 яктырткыч урнаштыру планлаштырыла".