Ведомство башлыгы Александр Бастрыкинга тиешле үтенеч белән Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров мөрәҗәгать итте.
Депутатның мөрәҗәгатендә билгеләнгәнчә, Александр Пушкинның замандашлары, фаҗига турында белгәч, шагыйрь үлеменең очраклы булмавын, моның сөйләшеп эшләнүе турында әйткәннәр. “Бик күпләр аның үлүен, хаклык һәм хакыйкать тавышы мәңгелеккә тынуын теләгән”, - диелә мөрәҗәгатьтә. Парламентарий фикеренчә, Пушкин “гаять зур әхлакый һәм мәдәни абруйга ия шәхес” булганлыктан, тикшерү мотлак үткәрелергә тиеш.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу Владимир Петровның беренче генә оригиналь башлангычы түгел. Элегрәк ул ир белән хатынга бер-берсенең смартфоннарын карауны законлаштыру, шулай ук укытучыларга хәрби формага охшаган бердәм кием булдыруны тәкъдим иткән иде.