+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 февраль 2019, 07:30

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга - 30 ел

Башкортстаннан 10 меңнән артык сугышчы Әфганстан Республикасында интернациональ бурычын үтәде. 343 кеше һәлак булган, 2500 якташыбыз яраланган, 6сы хәбәрсез югалган. 2018 ел ахырында республикада 8 423 сугышчы-әфганлы яши.

12 февральдә “Торатау” Конгресс-холлында “Тере хәтер” дигән бәйрәм чарасы узачак. Анда 700дән артык кеше: республика шәһәрләре һәм районнарыннан Әфганстан сугышы ветераннары, һәлак булучыларның туганнары, иҗтимагый-патриотик оешмалар вәкилләре, кадетлар, яшь армиячеләр катнашачак.

15 февральдә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулган көндә, Уфада “Хәсрәтләнүче ана” мемориалына чәчәкләр салу тантанасы узачак.
Читайте нас