Ул төрле вакытта уйнатылучы өч билет алып, 17 миллион 600 мең сум акча откан.
Бу көнне Владимир Михайлов кибеткә барганда лотерея билетлары сата торган урынны күреп, бу очраклы очрашу түгел, дип уйлап, билетлар алган.
Тиражларның нәтиҗәсен Интернетта тикшергән. Һәм билетларның берсенең миллионнарча сум акча отуын белгән!
Акчаны Владимир улы белән кызына фатир сатып алу өчен тотынмакчы.
“Без озак еллар яшь гаиләләр өчен тәгаенләнгән бер бүлмәле бәләкәй фатирда яшәдек. Мин үз йортым турында хыялландым һәм 13 ел элек аны төзи башладым. Хәзер балаларга иркен фатирлар алып бирү мөмкинлегем булды”, дигән экскаватор машинисты булып эшләүче бәхетле Владимир.