- Күкерт диоксиды бүленеп чыгуны һәм һаваны газланудан туктату өчен карьерга су тутырырга карар ителде. Җилсез көнне газлы һаваны тарату һәм карьерга якын булган урамнарны саклау өчен ике куәтле вентилятор эшкә кушыла.
Һава торышы даими мониторинглана. Моның өчен алты контроль ноктада һава ике сәгать саен тикшерелә. Шулай ук, халыктан килгән заявкалар буенча эшлибез. Һәр граждан "кайнар элемтә" яисә Бердәм дежур-диспетчер хезмәте аша заявка калдыра ала. Тәүгесенең номеры Интернет сайтларында урнаштырылган. Дежур-диспетчер номеры - 101.
Барабыз, үлчибез һәм ике сәгать саен шәһәр хакимияте һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтларына нәтиҗәләрне урнаштырабыз, - диде Александр Лопухов.