+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 февраль 2019, 12:33

Илдә - өченче, округта - беренче!

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев гыйнвар нәтиҗәләре буенча төбәк парламентлары башлыкларының Гомумрусия рейтингында өченче урын алган.

Беренче урында — Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыелышы башлыгы Вячеслав Макаров, икенчедә - Мәскәү шәһәр думасы рәисе Алексей Шапошников.

Идел буе федераль округында Константин Толкачев чираттагы тапкыр беренче урынны алды.

Рейтингны әзерләүче “Медиалогия” компаниясе белгечләре хәбәр итүенчә, Константин Толкачевның мартта Федерация Советында үтәсе Башкортстан Республикасы көннәренә бәйле, шулай ук Учалыдагы атыш корбаннарының туганнарына белдергән кайгы уртаклашу сүзләре аеруча зур кызыксыну тудырган.
Читайте нас