Бу хәл ата-аналарны хәвефкә сала иде. Шушы көннәрдә аларның үтенече буенча учреждениегә йөргән 48 сабый Сибай шәһәре уртасында урнашкан “Теремок” балалар бакчасына күчерелә.
Алар белән бергә тәрбиячеләре дә күчәчәк. Бакча бик уңайлы урында урнашкан, бүлмәләр җитәрлек, шәһәр үзәгендә ПДК да нормадан артмый.
Карьерга селтәле су тутырганда зарарлы матдәләр чыгу ихтималлыгы булганлыктан, ата-аналарны дулкынландырмас өчен шәһәр җитәкчелеге шундый карар кабул иткән.
Шәһәрнең бу төбәгендә күчерү зарурлыгы булган башка балалар бакчалары юк.