“Кызыл таң”ның Сибайдагы махсус хәбәрчесе Ример Насретдинов хәбәр итүенчә, бу ярышлар гражданнарга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында үтә.
Ун кешедән торган 14 команда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча көч сынаша. Ярышлар үз эченә Калашников автоматын сүтү-җыюны да ала.
Чара йомгаклары буенча иң яхшы командага күчмә кубок тапшырылачак. Ярышлар ел саен үткәрелә, укучылар аңа җентекле әзерләнә.