Анализ күрсәтүенчә, юл фаҗигаләренең 85 процентына өлкәннәр гаепле. Шуңа күрә Уфада балалар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау буенча үткәрелгән профилактика чараларына өлкәннәр да чакырыла.
Шулардан “Хәвефсез юл” дип аталган акция башкаланың һәр районында, күпчелек мәктәпләрдә үтәчәк.
Мәсәлән, башкаланың 132нче мәктәбендә шушы акция кысаларында 5нче сыйныф укучылары өчен “Җәяүлеләр бурычы” дип аталган уен-дәрес үткән.
Анда балаларга җәяүлеләрнең юллардагы хәвефсезлеге турында фильм күрсәтелгән, төрле сораулар бирелгән. Командалар игътибарлы, бердәм һәм дус булырга тиеш булган. Җиңүчеләр алкышларга күмелгән һәм татлы призларга ия булган.
Мондый эш мәгариф учреждениеләрендә ЮХХДИ хезмәткәрләре, Юлның яшь инспекторы отрядлары һәм педагоглар катнашлыгында даими үткәрелә.