+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 февраль 2019, 19:03

Агыйдел күперенә - 2 миллиард сум

Радий Хәбиров Русия Транспорт министрлыгының Уфадагы Агыйдел елгасы аша күперне төзекләндерүгә акча бүләчәге турында социаль челтәрдә хәбәр итә.

"Бүген Русия транспорт министры Евгений Дитрих белән очраштым. Тиздән иске һәм яңа күперне берләштереп төзиячәкбез, Траспорт министрлыгында моны хупладылар", - дип яза ул.

Арытаба Радий Хәбиров Евгений Дитрих белән Салават Юлаев проспектын Бөре трактына кадәр дәвам иттерү турында сөйләшүен яза.

Ул Казанда Дәүләт Советы утырышында булды, алдагы көннәрдә Сочидагы Инновация форумында катнашачак.
Читайте нас