“Бу шәхси йортлар сәламәтлек, буш вакытта ихатада эш белән мәшгуль булу, саф һава, дигән сүз. ЛДПР азкатлы төзелешкә курс алуны, ягъни кыйммәт булмаган агач йортлар төзүне тулысынча хуплый, — ди ул. — Русиядә бу эш киң җәелдерелергә тиеш. Безгә агач эшкәртергә, арзан торак төзергә һәм Русия шәһәрләрендә уңайлы мохит тудырырга кирәк”.
Аннан алдарак, 12 февральдә, Владимир Путин төзелеш нормаларын яңарту һәм илдә торак төзелеше моделен яңадан карау зарурлыгын белдергән иде.
Яңа стандартларны эшләгәндә чит илләр тәҗрибәсен генә түгел, Русиядә климат үзенчәлеген дә исәпкә алырга кирәк, диде ул.